Онытылса, әйдә, онытылсын!…

Онытылса, әйдә, онытылсын!
Язгы яңгыр исе. Күзләремнең төсе.
Тик нигәдер сагыш миндә генә
Торып калган. Син битараф төсле.

Чарасызлык. Юл тапмавың, имеш
Давыл кубып, буталганда уң-сул.
Ике йөрәк ераклыгы җирдә
Чакырымнар белән үлчәнми шул…

Якынаер чара түгел ләса,
Чама эзләвең бит тынгы табар.
… Минем җылым онытылган чакта
Синең моңың һаман тынга кабар!..

Җан җылымны җуйдым. Тирләп-өшим.
Бозлы юрган эзлим ябынырга.
Миңа инде күнегәсе түгел. —
Сагынырга кала… Сабыр гына!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт